Нурлат районы хуҗалыкларында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара

2015 елның 27 июле, дүшәмбе
Атна азагында торган коры көннәр урып-җыю эшләре темпына да йогынты ясады. Дүшәмбегә 4421 гектарда игеннәр суктырылган, бу барлык мәйданнарның 11 проценты. Хуҗалыкларда нигездә уҗым арышы һәм бодае, арпа суктыру бара. Суктырылган мәйданнарның иң ишлесе “Сөләйманов Ә.И” КФХсына туры килә –  2165 гектар. “Южная” АФ ОООсында 1200, “Агромир” СЙ ОООсында – 320,  “Нурлат сөте” ОООсында 311, “ИРС” һәм “Тулпар-Агро” ОООларында 200әр гектарда игеннәр җыеп алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International