“Нефтяник” ТСЖ йортларында энтузиастлар яши

2015 елның 28 июле, сишәмбе
ТСЖ җитәкчесе Владимир Киселев шулай икәненә инанган. Хикмәт шунда, “Нефтяник” хезмәт күрсәткән йортларның территорияләре фатир хуҗаларының тырышлыклары һәм теләкләре нәтиҗәсендә чәчәккә күмелгәннәр. ТСЖ 22 йортка хезмәт күрсәтә, подъезд алларында клумба булмаган йортлар бик сирәк. Территорияләрне төзекләндерү эшен яхшы алып барган өчен, ТСЖ берничә тапкыр республиканың Премьер-министры исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ә быел, Владимир Киселев әйтүенчә, алар шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү бәйгесендә бик теләп катнашырлар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International