ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2015 ел
чәршәмбе
униципаль берәмлекләр территорияләрендә гражданнарга җир участоклары бирү нинди тәртиптә алып барыла? Моның өчен нинди документлар әзерләп, нинди процедуралар үтәргә? Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы РФ Җир Кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, җирлек башлыклары белән берлектә җир кишәрлекләрен сатуга әзерләү эшләрен алып бара.
Шәһәргә Казан ягыннан керү юлындагы Төньяк, Төньяк-Көнчыгыш, Яңа Төньяк микрорайоннарында төзелеш эшләре шәһәрнең расланган чигенә килеп җиткән. Бу хакта безгә районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында хәбәр иттеләр. Алар әйтүенчә, муниципалитет тарафыннан төзелеш өчен участоклар көйләү тимер юлчылар һәм шикәрчеләр бистәсендә алып барыла.
Кичә Яшьлек микрорайонында яшәүчеләр район һәм җаваплы службалар җитәкчеләре белән очраштылар.
Нурлат балалар сәнгать мәктәбе коллективы кичә җәйге ялын тәмамлап эшкә чыккан.
–Сыйныфларны яңа уку елына әзерлибез, документация белән эшлибез,–ди мәктәп директоры Валентина Тяжова. Ә яңа уку елына балалар кабул итәүне алар июньдә үк башкарганнар инде.

11
август, 2015 ел
сишәмбе
Атна башына район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре барлык мәйданнарның 51 процентында тәмамланды. Урак темпы буенча нурлатлылар республикада, әлкилеләрдән генә калышып, икенче урында баралар. Бер гектарга уртача уңыш 20,5 центнер тәшкил итә. Берүк вакытта хуҗалыкларда азык әзерләү дәвам итә, дүшәмбегә бер баш шартлы терлеккә 17,2 центнер берәмлек азык әзерләнгән.
VI Халыкара мәктәп укытучылары фестивалендә бездән 3 педагог – Светлана Чугунова (гимназия), Марина Никифорова (1нче мәктәп) һәм Марина Макеева (9нчы мәктәп) катнашалар.
Районда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” республика акциясе дәвам итә. 22 июльдән старт алган чарада мәктәп укучылары гына түгел, барлык теләүчеләр дә катнаша ала.
Бүген, 11 августта Нурлат муниципаль районы советының 51 сессиясе үтте. Көн тәртибендә бер – “Нурлат муниципаль районы советының “ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы авыл җирлекләре һәм Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре сайлау участоклары сайлау комиссияләре составына 5 ел срокка хәлиткеч тавыш хокукына ия кандидатуралар( участок комиссияләре составына резерв) тәкъдим итү турында”гы  2013 елдагы 212нче карарына өстәмәләр кертү турында”гы мәсьәлә каралды. Сессияне район советы рәисе урынбасары Флюра Ногманова алып барды.

10
август, 2015 ел
дүшәмбе
Аларның һәр икесе авылның хөрмәтле кешеләре юбилеена багышлана. Август ахырында үзенең 93 яшен тутырачак РСФСРның атказанган укытучысы Сәгадәт Сафинага багышланган күргәзмә “Ул кешеләргә канат бирә” дип атала.
“Татарстан Республикасында елның  иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләре (ТОС)” конкурсында катнашып, шәһәрнең  “Югары Нурлат” ТОСы – 2нче, “Ключи” һәм “Шикәр заводы” – 3нче, “Түбән Нурлат” ТОСы – 4нче урыннарга лаек булдылар һәм җәмгысе 1 млн. 658 мең сумлык грантлар оттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International