Җыеннарда халык актив булды

2015 елның 17 августы, дүшәмбе
Якшәмбе көнне Сәләнгеш, Мамык, Төрнәс һәм Иске Чаллы авыл җирлекләрендә халык җыеннары зур активлык белән узды. Һәр җирлектә эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясалды, планнар билгеләнде.  Район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин  районда башкарылган эшләргә тукталды.
– Районның 82 авылы 24 республика программасында катнаша, – диде Әсхәт Касыймович. Мисал өчен, республика программалары ярдәме белән Сәләнгештә 10 яктырткыч куелган, буа ясалган, 8 авылда юлларда вак таш түшәлгән,  Мамыкта 1 миллион грант акчасына юл төзеләчәк, табиблык пунктларында ремонт ясалган һәм башкалар. “Нурлат сөте” җәмгыяте инвесторы, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин исә  авылга 50 мең сумга музыкаль аппаратура алырга һәм 20 ут-диодлы яктырткыч куярга вәгъдә бирде.  Һәр җирлектә социаль-икътисади күркәткечләргә дә анализ ясалды.
Авыл җыеннарында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин, Таһир Һадиев катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International