Район семинарында конкрет бурычлар куелды

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе
Бүген “Нурлат сөте” хуҗалыгы базасында үткән район авыл хуҗалыгы семинарында бер вакытта берничә мөһим: җир әзерләү, уҗым культуралары чәчү, урып-җыю кампаниясенең барышына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Районда урып-җыю тулы куәтенә бара, бүгенге көндә барлык мәйданнарның 58 процентында урып-җыю төгәлләнгән. Семинарда аны 25 августка тулысынча  төгәлләү бурыч итеп куелды. 
Икенче тема буенча чыгышлар нигездә туфракны тирән эшкәртүгә кагылышлы булды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Фаил Ивандеев тирән сөрүнең үзенчәлекләре һәм коры елларда аның нәтиҗәлелеге хакында җентекләп аңлатты.
Көзге чәчү быел район буенча 19390 гектарда үткәреләчәк. Кайбер хуҗалыклар бу көннәрдә уҗым культуралары чәчүгә керештеләр инде. Семинар-киңәшмәне алып барган районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин уҗым чәчүне 5 сентябрьгә кадәр төгәлләүне бурыч  итеп куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International