Нурлатта агитбригада кырлар буйлап сәяхәтен дәвам итә

2015 елның 12 августы, чәршәмбе
Бүген район мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригада “Сөләйманов Ә.И” КФХсының Зирекле янәшәсендәге басуында тукталды.
Агитбригада әгъзалары кыр батырларын хөрмәтләп, аларга матур җырларын бүләк иттеләр, комбайнчыларга игенче хезмәтен олылаган шигырьләрен  багышладылар. “Сөләйманов Ә.И” КФХсында урып-җыю оешкан төстә дәвам итә. Һәм уракта  мәшгуль булган комбайнчылар да, башка механизаторлар да  мәдәният хезмәткәрләренең чыгышларын рәхмәтләр белән җылы кабул иттеләр.
Кичә агитбригада “Агромир” СЙ ОООсының Төрнәс басуында чыгыш ясады.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International