Россия Президентын сайлауларда беренче тапкыр районның 241 унсигез яшьлек нурлатлы тавыш бирде. Шуларның 171е – шәһәрдә, ә 70е-районда яши.
Бу көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белән бергә №2323нче Нурлат - Завод, №2324нче Нурлат-Мәскәү, №2325нче Нурлат – Тимер юлчылар, №2336нчы Нурлат –Түбән Нурлат сайлау участокларында булып сайлауларны барышы белән танштылар, күзәтүчеләр белән аралаштылар.
Кормыш бистәсендә урнашкан район мәдәният йортындагы сайлау участогында Бөек Ватан сугышы ветераны, 92 яшьлек Ирек ага Алишев иң беренчеләрдән булып тавыш бирде.
РФ Президенты сайлаулар көнендә кайда булуыңа карамастан сайлауларда катнашу мөмкинлеге булды. Әлеге мөмкинлектән ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов та файдаланган.
2334нче Нурлат – Төньяк сайлау участогына җәмәгате Фәридә Наилевна белән бергә тавыш бирергә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин халыкның активлыгын билгеләп үтте.
Бүген, 16 мартта, Фома мәдәният йортында зур чара булды.
Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагы буенча эшчәнлек алып баручы өч ведомство учреждениеләренә хезмәт машиналары ачкычлары тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин хезмәт коллективлары белән очрашу кысаларында Нурлат район үзәк хастаханәсендә булды.
“Халык белергә тели” тапшыруы 15.00дә эфирга чыга.
Чәршәмбе көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов чираттагы кабул итүен үткәрде.