Россия Президентын сайлауларда беренче тапкыр районның 241 унсигез яшьлек нурлатлы тавыш бирде. Шуларның 171е – шәһәрдә, ә 70е-районда яши.
Шәһәрнең 1нче урта мәктәбе чыгарылышы Лилиана Гарифуллина да бу сайлауларда тормышында беренче тапкыр үз тавышын бирде.
- Сайлауларга әнием белән килдем. Үз тавышымны биреп, киләчәгебезне билгеләүгә өлеш кертә алуыма мин бик шат, - ди ул
Республика сайлау комиссиясе яшь сайлаучыларга аларның беренче сайлауларына шәхси чакыру җибәргән. Сайлау участокларында аларга кечкенә генә сувенирлар: значоклар, брелоклар һәм паспорт өчен тышлыклар тапшырылган.