Район башкарма комитеты җитәкчесе гаиләсе белән тавыш бирде

2018 елның 18 марты, якшәмбе

2334нче Нурлат – Төньяк сайлау участогына җәмәгате Фәридә Наилевна белән бергә тавыш бирергә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин халыкның активлыгын билгеләп үтте.
- Нурлатлыларның актив һәм бердәм булып булып сайлауларга килүләрен бердәмлек күрсәткече дип саныйм, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе.- Нурлатлылар үз тавышларын лаеклы кандидатларга бирерләр, дөрес сайлау ясарлар дип ышанып әйтәм.
- Сайлау процессының чисталыгы күз алдында, - ди 2334нче Нурлат- Төньяк сайлау участогы комиссия рәисе рәисе Миләүшә Морякина.– Безнең участокта полиция, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре һәм партияләрдән күзәтүчеләр кизү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International