Машиналы булдылар

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов  авыл хуҗалыгы тармагы буенча эшчәнлек алып баручы өч ведомство учреждениеләренә  хезмәт машиналары ачкычлары тапшырды. Алар арасында Нурлаттан район дәүләт ветеринария берләшмәсе һәм  район селекция-нәсел службасы да бар. 
–    Президентыбыз безгә мобиль ветеринария пункты тапшырды. Машинада йорт хайваннары һәм терлекләрен дәвалау өчен җайланмалар  урнаштырылган. Авыл җирлегендә ашыгыч ветеринария ярдәме күрсәтү өчен дә җайланмалар һәм эш кораллары бар. Бу безгә авылларга чыгып, сыйфатлы һәм тиешле ветеринария хезмәте күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк, – ди районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ранил Шарапов. 
Тагы бер – җиңел машина ачкычы районның нәсел-селекция службасы начальнигы Тәлгать Мөхәммәтшинга тапшырылды. “Яңа машина районда селекция-нәсел эшен яхшыртуга һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм службалары белән хезмәттәшлекне ныгытуга хезмәт итәчәк”, - ди ул. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International