Фомада олимпиадада уңыш яулаган укучыларны бүләкләделәр

2018 елның 16 марты, җомга

Бүген, 16 мартта, Фома мәдәният йортында зур чара булды. Зур сәхнә залында 2017-2018 уку елында Бөтенроссия һәм республика предмет олимпиадаларының муниципаль этапларында һәм республика күләмендә призлы урыннар яулаган Фома урта мәктәбе укучыларын хөрмәтләделәр. Чара кунаклары – район башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Линар Маняпов, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район Советы рәисе Фәридә Сәгыйрова, Фома, Биккол, Биляр Озеро авыл җирлекләре башлыклары уңыш казанган укучыларга мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын һәм Фома урта мәктәбенең “Өмет” стипендиясен тапшырды. Бер үк вакытта “Без бергә” республика конкурсының район этабына сайлап алу туры да үтте. Укучылар “Халык вокалы”, “Халык биюе”, “Хореография”, “Нәфис сүз”, “Иҗади гаилә” номинацияләре буенча көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International