Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин хезмәт коллективлары белән очрашу кысаларында Нурлат район үзәк хастаханәсендә булды. Ул һәм республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов мөһим мәсьәлә – халыкның сәламәтлеге турында ачык сөйләшү алып бардылар. Башта хастаханәнең баш табибы Айдар Сәгъдиев сәламәтлек саклау учреждениеләрендә башкарылган капиталь ремонт эшләре белән таныштырды. Ә кичә район башкарма комитеты җитәкчесе “ТНГ-НурГИС” оешмасында булды. Хезмәт коллективларында ул районның социаль-икътисади хәле, шәһәр һәм авыллардагы инфраструктураны уңай якка үзгәртергә ярдәм итә торган республика программалары турында сөйләде. Шулай ук Алмаз Сәлимович сорауларга җаваплар да бирде. Очрашулар барышында район башкарма комитеты җитәкчесе медицина хезмәткәрләрен һәм геофизикларны актив гражданлык позициясе күрсәтеп, 18 мартта сайлау участокларына илебез киләчәге өчен тавыш бирергә килергә чакырды.