ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген нурлатлылар район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә Татарстан Республикасының 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 елларга  консолидацияләнгән бюджеты һәм Татарстан Республикасының 2019 елга һәм 2020-2021 елларга социаль-икътисадый үсеш прогнозы  проекты турында фикер алышуга багышланган зона киңәшмәсендә катнаштылар.
 

Бүген Нурлатта штаб тренировкалары төгәлләнә, алар 1 октябрьдән 3енә кадәр дәвам итте. Беренче йомгак ясау Россия Федерациясенең барлык субъектлары белән берлектә РФның граҗданнар оборонасы буенча министры Евгений Зиничев катнашында узды. 

“Нурлат-информ” игълан иткән “Үз ветераныңны “Дуслык”ка яздыр” акциясенә шул көннәрдә Росреестрның ТР буенча идарәсе Нурлат бүлеге начальнигы Татьяна Морозова кушылды һәм бүгенге көндә лаеклы ялда булган Хәлил Зарифуллинны Өлкәннәр көне белән котлап,  район газетасына әбунә бүләк итте.

Бүген, 3 октябрьдә, Нурлатта штаб тренировкаларның йомгаклау этабы үтә. 

Кичә, 3 октябрьдә, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды.


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Федераль ташламаларга ия нурлатлыларның социаль хезмәтләр җыелмасы формасын сайлар өчен вакытлары җитәрлек булды. Пенсия фондының җирле идарәсендә гаризаларны алдагы айның соңгы көне ял көннәренә туры килү сәбәпле, 1 октябрьдә дә кабул иттеләр. Ел башыннан исә  79 нурлатлы дарулар алуга хокукларын яңарту турында карар кабул иткән. Алар аннан 2019 елның 1 гыйнвареннан файдалана алачаклар. 

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көнендә  Чулпанда яшәүче барлык өлкәннәрне авыл мәдәният йортына бәйрәм чарасына чакырганнар.

Бүген Нурлатта җирле үзидарә органнары һәм район оешмалары белән штаб тренировкалары үтә. 

Узган атна азагында  Самара өлкәсенең Шентала районында Россия генераллары – бертуган Сидоровлар истәлегенә билбау көрәше буенча ачык өлкә турниры үтте.

4 октябрь көнне шәһәр Мәдәният сараенда өлкәннәр өчен ял кичәсе үтәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International