Узган атна азагында Самара өлкәсенең Шентала районында Россия генераллары – бертуган Сидоровлар истәлегенә билбау көрәше буенча ачык өлкә турниры үтте. Быел унынчы тапкыр оештырылган турнирда Татарстан, Башкортостан, Ульян һәм Самара өлкәләреннән көрәшчеләр катнашты. Татарстан командасы составында Нурлатның Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе көрәшчеләре дә чыгыш ясады һәм, нәтиҗәдә, Татарстан командасы икенче урынга лаек булды. Аерым алганда, өлкәннәр арасында тренер-укытучы Рафаэль Билданов – 1нче, Елаурдан бүгенге көндә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты Егор Горшков – икенче, Чулпан мәктәбе укучысы Вилдан Сәетов – 3нче урында. Үсмерләр арасында исә Чулпан мәктәбе укучылары Рәис Гыймадиев, Илназ Гарифуллин, Риназ Хәкимов – икенче урында. Кәкре Атаудан Ильмир Рәхмәтулин – икенче һәм Булат Кыямов өченче урыннарны яулаган. Команданы исә ярышларга спорт мәктәбе тренеры Расих Сәмигуллин әзерләгән.
Ә көрәшчеләрне 20 октябрьдә Базарлы Матакта янә җитди ярышлар көтә.