Нурлатта “Үз ветераныңны “Дуслык”ка яздыр” акциясенә кушылучылар арта

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

“Нурлат-информ” игълан иткән “Үз ветераныңны “Дуслык”ка яздыр” акциясенә шул көннәрдә Росреестрның ТР буенча идарәсе Нурлат бүлеге начальнигы Татьяна Морозова кушылды һәм бүгенге көндә лаеклы ялда булган Хәлил Зарифуллинны Өлкәннәр көне белән котлап,  район газетасына әбунә бүләк итте. Исегезгә төшерәбез, акциягә стартны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин биргән иде. Алга таба акциябезгә башка җитәкчеләр дә кушылыр дип уйлыйбыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International