Бүген, 3 октябрьдә, Нурлатта штаб тренировкаларның йомгаклау этабы үтә.
– Авария-коткару чаралары эш планы буенча һәм үзвакытында башкарылды. Территориаль подсистема, яшәешне тәэмин итү службаларының эшләре “яхшы” билгесенә бәяләнде, – ди Нурлат янгын-коткару гарнизоны начальнигы Илһам Курамшин шартлы һәлакәтне ликвидацияләүдән соң.