Кичә, 3 октябрьдә, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Бу юлы анда нотариус, адвокат, суд приставы белән бергә ТР БТИның Нурлат филиалы юрисконсульты һәм Пенсия фонды белгече дә кабул итү үткәрделәр. Көн дәвамында кергән мөрәҗәгатьләр арасында төрле характердагылары бар иде. Мәсәлән, БТИ юрисконсультына ишегалдындагы сарайлар, ә адвокатка башкарма производство буенча акча средстволары түләттерү буенча сораулар буенча ярдәм күрсәткәннәр.