ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

“Үз ветераныңа “Дуслык”ка әбунә бүләк ит” акциясенә район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, “Макойл” җәмгыяте генераль директоры Дамир Ишкинеев һәм Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин кушылдылар.

4-6 октябрьдә Менделеевск шәһәрендә кикбоксинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Анда Нурлат районын тренер Евгений Казаев җитәкчелегендә Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең 10 кикбоксчысы тәкъдим итте.

Бу көннәрдә 9нчы “Тимер юлчы” ТОСы җитәкчесе Александр Собольков олы яшьтәге 14 кешене өенә барып котлады.

“Тынгысыз йөрәкләр” патриотик җырлар фестиваленә заявкалар кабул итү төгәлләнергә берничә көн генә калып бара.

12 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә Нурлатта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева кабул итү үткәрәчәк.  Кабул итү “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Нурлат шәһәре, Хәммәдиев ур., 19 адресы буенча үтәчәк. 
Язылу өчен тел.: 8(84345) 2-28-24. 

 Кичә, 7 октябрьдә, Казанда үткән җиңел атлетика буенча милли ярыммарафон узды. TIMERMAN спорт чаралары сериясе сезонының йомгаклау чарасы саналучы йөгерештә  5000нән артыграк кеше катнашкан. Алар арасында гадәттәгечә нурлатлылар да шактый. 


7
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Штаб бүлекчәсе аерым структура буларак 1994 елда оеша. 1999-2002 елларда районда әлеге бүлек белән Николай Романов, Даниль Мөхетдинов, Юрий Кузьмин, Фәрит Дашкин җитәкчелек итәләр. 2002 елдан башлап бу вазифаны Роза Мортазина башкара.

Нурлат районы педагоглары район башлыгы Алмаз Әхмәтшин башлангычында Казанның Зур концертлары залыенда үткән тантаналы чарада катнашып кайтты.


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

Быел анда өч команда катнашты. Нәтиҗәдә, “Факел” (ДЮСШ) беренче урынны яулады, икенче урында - Яңа Иглай командасы, өченчедә - «Нурлатнефть» НГДУсы. 

Бүген шәһәрнең “Чишмәкәй” балалар бакчасында балалар һәм аларның әти-әниләре каташында Агач утырту көне үтте. Әлеге балалар бакчасы максатчан экологик эш алып бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International