Штаб бүлекчәсе аерым структура буларак 1994 елда оеша. 1999-2002 елларда районда әлеге бүлек белән Николай Романов, Даниль Мөхетдинов, Юрий Кузьмин, Фәрит Дашкин җитәкчелек итәләр. 2002 елдан башлап бу вазифаны Роза Мортазина башкара.
- Биредә мәгълүматлар килгән һәм таралган кыска арада алар анализлана, аның нигезендә бүлекнең төрле юнәлешләр буенча оператив-хезмәт эшчәнлеге планлаштырыла, - дип сөйли штаб җитәкчесе, милиция майоры Роза Мортазина. - Бүлекчәләр эшчәнлеген координациялибез, идарә итү буенча карарлар кабул итүдә, алдынгылар тәҗрибәләрен куллану яисә хезмәткәрләргә хезмәт вазифаларына кагылышлы методик ярдәм күрсәтүдә катнашабыз. Эшебезне үзвакытында һәм сыйфатлы башкарырга тырышабыз.