ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Нурлатның авыл хуҗалыгы алдынгылары район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан тантаналы кабул итүендә катнашалар. Чара “Корстон” комплексында уза.

Егоркино авыл җирлегендә хәйрия концертлары старт ала.

Андреевкада Покров көненә халык утырмалары үткәрергә планлаштыралар.

2нче мәктәпнең педагог-оештыручысы Айгөл Сәлахова Мәскәүдә узучы “Укучылар үзидарәсе” Бөтенроссия конкурсының финалында катнаша. Ул “Белгечләр” номинациясендә чыгыш ясый.

Кичә, 8 октябрьдә, ТР Мәдәният министрлыгында республика балалар рәсемнәре бәйгеләре җиңүчеләрен котладылар. Бүләкләү тантанасында 4нче мәктәп укучысы Анна Павлова да бар иде. Ул “Районыбызның истәлекле урыннары” бәйгесендә җиңү яулады.

10 октябрь көнне Римма Карымованың “Тормышның һәр минутын кадерләгез” дип аталган әдәби-музыкаль кичәсе узачак. Чара Мәдәният сараеның кече залында узачак. Керү ирекле.


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Кормыш микрорайонында урнашкан район Мәдәният йортындагы капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышты.

Андреевкада территорияне тәзекләндерү буенча сезонлы эшләр җирле зиратны төзекләндерүдән башландган. Авыл җирлеге башлыгы Надежда Егорова әйтүенчә, мондый өмәләр авылда ел саен үткәрелә.

Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее бу көннәрдә тормыш көзләренә аяк басканнарны экспозиция заллары белән таныштыруын дәвам итә. Биредә Өлкәннәр көнендә дә халык күп булды. Шул көннәрдә музейда “Нурсан” санаториендә ял итүчеләр дә булып киткән.

Өлкәннәр чарага ныклап әзерләнгәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International