Быел анда өч команда катнашты. Нәтиҗәдә, “Факел” (ДЮСШ) беренче урынны яулады, икенче урында - Яңа Иглай командасы, өченчедә - «Нурлатнефть» НГДУсы. Турнирның ябылу тантанасында барлык катнашучыларга да акчалата бүләкләр, җиңүчегә кубок та тапшырылды. Биредә үк яхшы уенчыларны да билгеләп үттеләр. Аларны Русланның әнисе Наилә ханым Хөсәенова тапшырды. Турнир ел саен Русланның дуслары, футбол буенча дуслары тарафыннан һәм аның туганнары ярдәмендә үткәрелә.