Кичә, 7 октябрьдә, Казанда үткән җиңел атлетика буенча милли ярыммарафон узды. TIMERMAN спорт чаралары сериясе сезонының йомгаклау чарасы саналучы йөгерештә 5000нән артыграк кеше катнашкан. Алар арасында гадәттәгечә нурлатлылар да шактый.
Мәсәлән, Егоркинодан аталы-уллы Николай һәм Александр Терентьевлар быелгы ярыммарафонда бергә катнашканнар һәм ул икесе өчен дә уңышлы булган. Егоркино мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Александр 10 километрлы дистанциядә 18 яшькә кадәргеләр арасында – өченче, ә Николай Васильевич 21 километрлы дистанциядә 55-59 яшьлекләр арасында – икенче урында. Александр ярыммарафонда Олимпия уеннары призеры Татьяна Архиповадан автограф алу бәхетенә дә ирешкән әле.
– Улым язгы марафонда чыгыш ясаган иде инде. Бу юлы бергәләшеп катнашырга булдык. Саша язгы нәтиҗәләрен 5 минутка яхшырта алды. Үзем дә нәтиҗәмнән канәгать – 1 сәгать тә 33 минутта килә алдым, – ди Николай Васильевич.
Терентьевлар йөгерү белән дә бергәләшеп шөгыльләнәләр. Николай Васильевич яшь чагыннан җиңел атлетика белән ныклап шөгыльләнгән, районда гына түгел, республикада да беренче унлыкта булган, спорт мастерлыгына кандидат. Берара спорттан аерылып торганнан соң, моннан ике ел элек улы Александр белән янә йөгерү юлына баскан һәм бүгенге көндә улының уңышларына сөенә. Ә мондый чаралар гаиләдәге спорт бердәмлеген ныгыта гына.
Лилия Мөбарәкшина
Кичә Казанда үткән җиңел атлетика буенча милли ярыммарафонда нурлатлылар да уңышлы чыгыш ясады