ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген Нурлатның “Спорт” паркында массакүләм агач утырту көне үтте.

 

4 октябрьдән 6сына кадәр Буада муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар үтә. Анда нурлатлылар да актив катнаша.


5
октябрь, 2018 ел
җомга

Бүген Елаурда яшәүче Полина Васильевна Охотникованы Укытучылар көне һәм үткән юбилее белән котладылар. Педагогик хезмәт ветеранын район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Оксана Терентьева котлады.

Бүген Нурлатта өлкән яшьтәгеләр арасында спорт фестивале үтте.

Бүген, 5 октябрьдә, Халыклар дуслыгы йортында “Безнең йортыбыз – Татарстан-2018” республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу туры узды. 

Төрнәстә яшәүче тыл хезмәтчәне Надежда Николаевна Севастьяновага 90 яшь тулды

Бүген район Мәдәният йортының “Ветеран” халык хоры (аккомпаниатор Виктор Натаров) һәм Фәридә Сәгыйрова ТР ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” 5нче республика фестивалендә катнашалар.

Бүген Нурлат муниципаль районы Советында Агач утырту көнен үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Илья Әхмәтҗанов үткәрде.

Бүген шәһәр Мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты һәм бүләкләү тантанасы үтте. Тантанада укытучыларны, педагогик хезмәт ветераннарын район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән район башлыгы урынбасары Илья Әхмәтҗанов котлады.

Иртәгә, 6 октябрь көнне, 11.00 сәгатьтә шәһәрнең үзәк стадионында Нурлат футболчысы, хәрби хәрәкәтләр ветераны Руслан Хөсәенов истәлегенә футбол буенча турнирның финал уеннары үтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International