Атна башында Казанда инвалидлыгы булган кешеләр өчен һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" милли чемпионатының төбәк этабы узды. Чемпионат ярышларында 25 компетенция буенча 200дән артык конкурсант катнашты. Нурлат аграр техникумы студентлары – Эвелина Нагаева, Рәмис Төхвәтуллин, Елена Никитина, Алмаз Сәгъдиев, Ирина Влодарчик чемпионатта катнаштылар. Һәм уңышлы чыгыш ясап, ике призлы урынга лаек булдылар. “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе“ компетенциясендә Алмаз Сәъгдиев 3нче урынны яулады. Ирина Влодарчик “Ыргак белән бәйләү“дә җиңү яклап, Татарстан Республикасы данын 20-23 ноябрьдә Мәскәүдә узачак "Абилимпикс" IV илкүләм чемпионатында яклаячак.
Татарстан Республикасы оешмаларында һәм предприятиеләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга юнәлтелгән проектлар конкурсының очный этабы 1−3 декабрьдә узачак. Конкурсны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы үткәрә. Конкурсның максаты – эшләүче яшьләр хәрәкәте эшчәнлегенә яшь кадрларны тарту, оешма һәм предприятиеләрдә проект эшчәнлеген үстерү, эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм эшләүче яшьләр арасында актив гражданлык позициясен булдыру. Конкурста 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Бер оешмадан 1−5 гариза юлларга мөмкин. Конкурс турында җентеклерәк nurlat-tat.ru сайтында укыгыз.
Кичә нурлатлылар Рифкать Сафиуллин һәм Ирина Васильева өлкән буын гражданнар арасында йөзү буенча үтә торган “Өченече буын” республика ярышларының финалында катнашып кайттылар.
Кичә, 31 октябрьдә Нурлатта 2001 елгы һәм аннан кечерәк үсмерләр арасында көрәш буенча ачык район беренчелеге узды Анда Нурлатның яшь көрәшчеләре белән бергә Түбән Кама, Чистай, Чирмешән районнарыннан да спортчылар катнашты. Ярышлар 20 үлчәү категориясендә 11лап көрәшче арасында барды.
Хөрмәтле нурлатлылар! Сезнең өчен яхшы яңалыклар бар! 30 октябрьдән шәһәребездә бушлай цифрлы телевидениенең 2нче мультиплексы тоташтырылды. Антенналарыгызны К.Маркс урамындагы телевизион мачтага борыгыз һәм 20 цифрлы канал карагыз!
Кичә фронтовик, педагог, күпсанлы хикәяләр авторы Николай Васильев истәлегенә чара җирлекара үзәк китапханәдә узды.
Бүген "“Татмедиа” АҖ филиалы “Нурлат-информ” каршындагы "Журфак" проекты катнашучылары профильле сменаны DFM радистанциясенә килү белән ачтылар, анда алар радиотапшыруларның төп төшенчәләре белән таныштылар, эфир әзерләү, диджейның эшчәнлеге серләренә өйрәнделәр. Ике канашучы радио алып баручы белән бергә “Бәхетле сәгать” туры эфирын үткәрделәр.
Табигать үзенекен итә, акрынлап кына кыш та якынлаша. Якшәмбе көнне яуган беренче кар балалар өчен шатлык булса, машина хуҗаларын сорау алдына куйды: машина тәгәрмәчләрен алыштырыргамы – юкмы? Бу атнадан инде урамда төнге һава температурасы минус тамгасы белән.
Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин “Нурлат сөте” хуҗалыгы инвесторы Шамил Яһудин озатуында хуҗалыкның Урта Чаллы бүлекчәсе фермаларында булып кайтты. Биредә көтүне яңарту максатыннан Венгриядән 95. Кировтан 150 баш нәселле тана кайтарылган.
27-28 октябрь көннәрендә Казанда үткән беренче Бөтенроссия единоборстволар студентлар уеннарының Идел буе этабы җиңүчеләре арасында Нурлатның Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе чыгарылышлары, бүгенге көндә төрле белем бирү йортларында укуларын дәвам иттерүче егетләр дә бар.