Нурлатның Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Евгений Казаев кул астында кикбоксинг белән шөгыльләнүче үсмерләр шул көннәрдә Яр Чаллыда С.П.Титов исемендәге Кәгазь-катыргы комбинаты призларына өченче республика турнирында катнашып кайттылар.
3 ноябрь көнне 8.00дән 13.00гә кадәр Нурлат үзәк район хастаханәсе поликлиникасында өлкән буынның билгеле бер төркемнәренә диспансерлаштыру буенча ачык ишекләр көне узачак.
Кичә шәһәрнең 1,2,3, 8 мәктәпләре укучылары “Сәйяр” балалар-үсмерләр театрлары республика фестиваленең зона турында катнаштылар. Ул Чистай шәһәрендә үтте.
Бүген, 30 октябрьдә сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар.
Бүген Нурлатта район территориясендә авыл хуҗалыгы кооперативлары оештыру буенча киңәшмә үтте, аны район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов алып барды.
2018 елның 1 ноябрендә Нурлат районара тикшерү бүлегендә кабул итү узачак. Ул Нурлат шәһәре, Лихачев урамы, 13 адресы буенча үтәчәк.
Нурлат районында 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр “Көзге каникуллар” профилактика чарасы үткәрелә. Әлеге чара кысаларында профилактик әңгәмәләр уздырылачак, педагоглар һәм ата-аналар алдында чыгышлар булачак.
Шимбә, 3 ноябрь көнне Нурлатта Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәренә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Бу көнне авыл җитештерүчеләре чамалы бәяләрдән продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк. Ярминкә Совет һәм Кооператив урамнары чатында узачак, башлана 7.00 сәгатьтә.
Бүген Нурлатның “Ледок” Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә хоккей буенча Идел буе федераль округы беренчелеге уеннары башланып китте.
2018 елның 2 гыйнвареннан 30 сентябренә кадәр “Халык контроле” Дәүләт системасына Нурлат районы халкыннан 296 мөрәҗәгать кергән.