Нурлат кызы илкүләм чемпионатта катнашачак

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Атна башында Казанда инвалидлыгы булган кешеләр өчен һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" милли чемпионатының төбәк этабы узды. Чемпионат ярышларында 25 компетенция буенча 200дән артык конкурсант катнашты. Нурлат аграр техникумы студентлары – Эвелина Нагаева, Рәмис Төхвәтуллин, Елена Никитина, Алмаз Сәгъдиев, Ирина Влодарчик чемпионатта катнаштылар. Һәм уңышлы чыгыш ясап, ике призлы урынга лаек булдылар. “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе“ компетенциясендә Алмаз Сәъгдиев 3нче урынны яулады. Ирина Влодарчик “Ыргак белән бәйләү“дә җиңү яклап, Татарстан Республикасы данын 20-23 ноябрьдә Мәскәүдә узачак "Абилимпикс" IV илкүләм чемпионатында яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International