27-28 октябрь көннәрендә Казанда үткән беренче Бөтенроссия единоборстволар студентлар уеннарының Идел буе этабы җиңүчеләре арасында Нурлатның Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе чыгарылышлары, бүгенге көндә төрле белем бирү йортларында укуларын дәвам иттерүче егетләр дә бар. Мәсәлән, Казанның Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты Рөстәм Сөләйманов белән Әлмәт физик культура колледжы студенты Руслан Никоненков уеннарныңҗиңүчеләре булдылар.
Ярышларда бүгенге көндә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты Анна Булатова да катнашкан. Мондый дәрәҗәдәге бәйгедә Аннаның әлегә беренче генә катнашуы һәм ул аның өчен дә матур тәҗрибә булган. Әлеге студентларның барысы да – Евгений Казаев шәкертләре.
Ә ярышларда Идел буеның 12 төбәгеннән 329 спортчы катнашкан, җиңүчеләр исә Бөтенроссия единоборстволар студентлар уеннарыныңМәскәүдә узачак финалында катнашу хокукы алган.