Бүген һәм иртәгә Нурлат районында районның гражданнар оборонасы санитар-эпидемиологик службасы белән берлектә махсус укулар үтә.
Кичә “Яшь гвардия” активистлары “Иреклеләр атналыгы” кысаларында Нурлатта яшәүче Мария Прокопьевна Латышева янында булып кайттылар. Ветеран тумышы белән Каравыл Тавы авылыннан, аңа 81 яшь.
Агымдагы елның 1 ноябреннән 10ына кадәр «Комсомольская правда»ның Интернет-сайтында Россия МВДсы “Халык участковые” Бөтенроссия конкурсының өченче этабы уза. Анда Татастаннан Бөгелмә районыннан полициянең участок уполномоченные Дмитрий Гайнанов катнаша.
Нурлат шәһәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен түгәрәк эше буенча мәгълүмат
Бүген “Нурлат” телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре “Татмедиа” АҖ филиалы “Нурлат-информ” каршындагы "Журфак" проекты катнашучылары өчен мастер-класслар үткәрделәр.
Чәршәмбе көнне Мәдәният сараенда “Яшь гвардия”нең Нурлат бүлекчәсе VIII хисап-сайлау конференциясе үткәрде. Аның барышында җирле штабның составы һәм контроль-ревизия комиссиясе буенча бер төркем карарлар кабул ителде. Узган елга хисап белән җыелучылар алдында җирле штаб җитәкчесе Елена Гафиуллина чыгыш ясады. Биредә үк киләчәккә планнар да билгеләнде.
“Бердәм Россиянең Яшь гвардия” оешмасы Татарстан төбәк бүлекчәсе штабы җитәкчесе Динар Бариев конференциянең кунагы булды. Үз чыгышында ул Нурлатның яшьгвардиячеләре республиканың җирле бүлекчәләре арасында алдынгы булуын билгеләп үтте. Алар күпләгән район һәм республика акцияләре һәм чаралары катнашучылары.
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан “Яшь гвардия” оешмасы активистлары “Без бердәм – без җиңелмәс” акциясе үткәрделәр. Алар шәһәрлеләргә буклетлар өләштеләр, бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр.
Нурлатта 6-16 яшьлек балалар арасында Ислам нигезен белү буенча бәйге узды. Анда районның 10 авылыннан һәм шәһәрдән барлыгы 160 бала катнашты. Конкурс тест форматында узды. Балаларга дөрес җавапларны билгеләргә кирәк иде.
Утырышта профилактикалау системасының барлык субъектлары катнашты. Утырышта үсмерләр арасындагы җинаятьләр, белем бирү йортларында профилактика Советлары эшенә анализ һәм башка сораулар каралды.
Чара 2018 елның 1 ноябрендә 10нан 14 сәгатькә кадәр Казанның Эшмәкәрләр йортында узачак. Чарада катнашу – түләүсез.
Программа - http://nurlat.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1621587.docx