Тәгәрмәч алмаштырыр вакыт җитте

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Табигать үзенекен итә, акрынлап кына кыш та якынлаша. Якшәмбе көнне яуган беренче кар балалар өчен шатлык булса, машина хуҗаларын сорау алдына куйды: машина тәгәрмәчләрен алыштырыргамы – юкмы? Бу атнадан инде урамда төнге һава температурасы минус тамгасы белән.

Шоферларның күпчелеге инде кышның беренче сигналын кабул иткән икән. Узган якшәмбедә “Шиномонтаж” ишеге төпләренә зур чират тезелгән иде. ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер көн эчендә  район юлларында барлыгы 17 юл  –  транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, үлүчеләр юк. Шулай да Ходай сакланганны гына саклармын дигән.

Көздән кышка күчү  машина йөртүчеләр өчен иң куркыныч вакыт. Шоферлар исә көпчәкләрне һава торышына карап кына алмаштыру яклы. 
  –   +7 градус. Бу санны һәр машина йөртүче белергә тиеш, –  ди автоэксперт Руслан. –  Һаваның уртача  температурасы шушы күрсәткечкә җитсә, кышкыларны “салдырып“, җәйгелә­рен “кидертергә“ була. Мондый һава торышы булганда бозлавык бе­лән очрашу куркынычы булмый. Температура 0 – 7 градус арасында торганда да тәгәрмәчләрне алмаштырырга мөмкин, ләкин бу вакытта шинның сыйфаты югала. Ә менә карлы, бозлы юлда ул сезне төрле хәвеф – хәтәрләрдән сак­лый алмаячак.Кышның  беренче сигналы булды инде, кар тәгәрмәчләрне алыштырырга кирәклеге турында кисәтә. Табигать шаяруларын белеп булмый, кышкы тәгәрмәч белән, бер – ике яки өч атна коры асфальттан та җилдерергә мөмкинсез. Аның каравы, машинагыз өчен дә, сәламәтлегегез өчен дә күңелегез тыныч.

Безнең климат зонасында, көндезләрен һава температурасы “плюс”тан “минус”ка октятябрь аеның соңгы көннәрендә күчә башлый. Гадәттә, кар бер явып, бер эреп, бозлавыклар ясап тинтерәтә. Шуңа күрә чананы җәйдән әзерләп, машиналарны кышкыга киендереп кую хәерле.

ЮХИДИ инспекторлары да автомобильләргә җәйге тәгәрмәчләрне кышкысына алмаштыруны сузмаска куша. Бу машина йөртүчегә юлдагы хәлләр белән ышанычлы идарә итү мөмкинлеге бирә.

–  Гадәттә шушы чорда ел да аварияләр арта, ди ЮХИДИнең административ практик бүлеге инспекторы Николай Самойлов. – Бер көн эчкендә җәйге резина белән юлга чыгу аркасында район юлларында ... кеше зыян күрде инде. Җәйге тәгәрмәчләр сезоны үтте. Көзге – кышкы юл – метеорология шартлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүне таләп итә. Автомобильгә бер үк вакытта шипалы һәм җәйге көпчәкләр куярга ярамый – мондый тәңгәлсезлек аянычлы фаҗигага китерергә мөмкин. Бу транспорт чараларын куллануга рөхсәт итү буенча Төп нигезләмәләр Кушымтасына да беркетелгән һәм регламентта билгеләнгән.

Тизлек белән дә уйнарга ярамый. Машина йөртүчеләр, сезне өйдә көтәләр, шуны исегездән чыгармагыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International