ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

15 ноябрьдән 18енә кадәр Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты “Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе” белән берлектә “Халыклар дуслыгы – байлыгыбыз” милләтара форумын уздырачак.

Бүген Халыклар дуслыгы йортында Нурлат районының идарәчел командасы өчен “Команда высоких достижений – Уңышлы төркем” квалификацияне күтәрү программасы буенча укулар башланып китте. Укулар башланыр алдыннан җыелучыларны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләп, мондый тренингларның мөһимлеген ассызыклады һәм уңышлы эш теләде.

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева җитәкчелегендә алиментлар түләүдән качып йөрүчеләр белән эшне оештыру буенча эчше төркем утырышы үтте.

Бүген Факиһә Нәҗип кызы Мирзаҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева аны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән котлап, Президент Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды, озын гомер теләде.

Агымдагы уку елында район мәктәпләрен 231 XI сыйныф укучысы тәмамлаячак. Укучыларны Бердәм дәүләт имтиханнарына һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча мәгариф идарәсе системалы эш алып бара. Чыгарылышларны дәүләт имтиханнарына районның тәҗрибәле педагоглары һәм республика фән комиссияләре экспертлары әзерли. Имтиханнарга әзерлек эшләре сентябрь аеннан алып барыла.

Бүген Нурлаттан тагы 14 егет Ватан сагына китте. Аларны хәрби комиссариатта тантаналы шартларда озаттылар. Булачак солдатларга теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов җиткерде. Көзге чакырылышта Нурлаттан 70 егет армиягә алыначак, аларның 30ы хезмәткә чакырылган инде.


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең Татарстан республика бүлекчәсендә янгын куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия балалар-үсмерләр иҗаты конкурсының республика туры җиңүчеләрен һәм призерларын котладылар.

16 ноябрь көнне РФның Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты тикшерү идарәсе ңитәкчесе Ильяс Мәсәллимов кабул итү үткәрәчәк. Ул Лихачев ур,. 13 адресы буенча үтә.

Узган атна дәвамында “Ледок“ Балалар – үсмерләр спорт мәктәбендә Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында 2007 елгы үсмерләр арасында хоккей буенча ярышлар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International