“Ледок“ командасы - беренче урында

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Узган атна дәвамында “Ледок“ Балалар – үсмерләр спорт мәктәбендә Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында 2007 елгы үсмерләр арасында хоккей буенча ярышлар узды. Көзге сезон уеннарында 7 команда катнашты. Җиде уенның алтысы да безнең команда файдасына тәмамланды. Финалда “Ледок“ уенчылары “Динамо-Авиатор“ (Казан) хоккейчылары белән очраштылар. Бу юлы уңыш кунакларга елмайды. Шулай да район командасы гомуми команда зачетында 15 очко туплап, пьедесталның югары баскычына күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International