Нурлат укучылары республика бәйгесендә уңыш яулады

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең Татарстан республика бүлекчәсендә янгын куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия балалар-үсмерләр иҗаты конкурсының республика туры җиңүчеләрен һәм призерларын котладылар. Жюри хөкеменә Нурлат мәктәпләре укучылары да дистәләгән эш җибәргән булган, алар арасыннан янгын сагы тематикасын аеруча яхшы яктыртканнары сайлап алынган. Шул көннәрдә ВДПОның Нурлат участогы башлангыч оешмасы рәисе Николай Захаров һәм районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Рифкать Йосыпов балаларга бәйгедә катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр, җиңүләре белән котладылар. Мисал өчен, 2нче мәктәп укучысы Екатерина Шишкова 1нче, ә 1нче мәктәп укучысы Арина Летфуллина 2нче урынга лаек булдылар.

* Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте тарафыннан мондый конкурслар даими рәвештә үткәрелеп тора. Анда Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчаларыннан йөзләгән укучы катнашты. Безнең район укучыларының да активлык күрсәтүләре һәм җиңүчеләр арасына керүе сөенечле, – ди Николай Александрович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International