ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Мисал өчен, ноябрь башына социаль яклау органнарына үзләре килеп тормый гына дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан 10348 нурлатлы файдаланган.

Республика матди ярдәм үзәгенең 33нче бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, 2018 елның ноябреннән балага пособие билгеләүгә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә баланы караган өчен өстәмә компенсация алуга автогенерация кертелгән.

Ел башыннан социаль ярдәмнең яңа чаралары гамәлгә кергәнне бирле авыл җирендә яшәүче яшь әниләрнең бюджеты 2 миллион 700 мең сумга тулыланган.

Дискуссияләр барышында партия эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр җыелачак.

“Яңарыш 2018” дискуссияләре бөтен Россиядә үтә. Татарстанда “Бердәм Россия”нең җирле бүлекчәләрендә үтә торган конференцияләрдә тәкъдимнәр буенча фикер алышулар бара.


10
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Иртәгә Нурлатта барлык теләүчеләр дә үзләренең география буенча белемнәрен сыный алачаклар. Бу көнне 3нче мәктәптә “Географик диктант-2018” акциясе үтәчәк. Ул 12.00дә башлана.

Бүген нурлатлылар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәфис Ганиев җитәкчелегендә Казанның Агросәнәгать паркында үтүче авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашалар.

Бүген полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Нурлат эчке эшләр бүлеген бәйрәмнәре белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов котлады. Иң яхшы хезмәткәрләр күкрәк билгеләренә һәм Рәхмәт хатларына лаек булды.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов чираттагы кабул итүен үткәрде. Аңа төрле характердагы 4 мөрәҗәгать керде. Депутат аларның барысын да үз контроленә алды.

Район мәктәпләренең иң талантлы, ик актив һәм позитив укучылары бүген “Инициатива” балалар иҗтимагый оешмаларының традицион слетында катнаштылар. Ул 9нчы мәткәптә узды. Мондый чара Нурлатта икенче ел оештырыла инде.

Яңа елдан республика матди ярдәм үзәгенең 33нче район бүлекчәсендә халыкны кабул итү графигы үзгәрә. 1 гыйнвардан техник сәгатьләр 13.00дән 17.00гә кадәр дәвам итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International