Кичә, Татарстан Республикасының 26 еллыгына багышлап “Яшь гвардия” оешмасы активистлары яшьләр арасында экспресс-викторина үткәрделәр.
Әле быел гына Яңа Әлмәттә үз эшен ачып җибәргән Чулпан Нурмөхәммәтованың фермер хуҗалыгында каз өмәләре башланып киткән. Беренче продукцияcен фермер узган атнада Казанда үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә башкала халкына тәкъдим иткән. “Эш башлаучы фермер” программасы буенча Грант откан Чулпан Нурмөхәммәтованың хуҗалыгында быел 1500 баш каз, 500 баш үрдәк үстерелгән.
Бүген шәһәрнең 2нче мәктәбендә “Мин – репортер” сменасының йомгаклау чарасы үтте. Анда балалар матбугат ветераннары Сәкинә Хәйруллина һәм Валентин Бурайкин, “ТНВ” каналы корреспонденты Рамил Шәйдуллин һәм “Нурлат-информ” җитәкчесе Резедә Гиняева белән очраштылар. Биредә үк нәтиҗәләр ясалды, активлар грамоталар алды.
Ноябрь бәйрәмнәре Биккол авылында яшәүчеләр өчен аеруча истәлекле, чөнки моннан 5 ел элек авылда мәдәният йорты ачылган иде. 5 еллык юбилейны авылда зур чара ясап билгеләп үттеләр. Иркен, заманча бина бүгенге көндә авылның мәдәни һәм иҗтимагый үзәге булып тора. Биредә төрле чаралар үтә, музей, түгәрәкләр эшли.
Быел Иске Әлмәт авылы янәшәсендәге буа капиталь ремонтланган. Элегрәк басуларна сугару өчен хезмәт иткән сулыкка ремонтны “Мелиорация” җәмгыяте ясаган, алар плитәләрне, торбаларны алмаштырганнар һәм тиешле таләпләр буенча башка эшләрне башкарганнар.
Иске Әлмәт авыл җирлегендә бу көздә 4 егет армиягә чакырыла. Аларның өчесе – Рәнис Сатдаров, Марсель Класснер һәм Илназ Гарифуллинны узган атнада Ватан сагына озатканнар да инде. Тагы бер егет – Рамил Сөнгатуллин да армия сафларына китәргә әзерләнә. Егетләрнең барысы да хезмәткә һөнәри уку йортларын тәмамлап киткән. Ә иске әлмәтлеләр авылдашларының Ватан сагында да сынатмасларына ышаналар.
“Лаборатор анализ” түгәрәк берләшмәсенә йөрүче Мария Куркина һәм Альбина Шәрәфетдинова Екатерина Атамонова җитәкчелегендә JuniorMasters республика ярышларында катнашып, 3нче урын алып кайттылар. Ярышлар Түбән Кама шәһәрендә узды.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы “Татарстан Республикасы предприятие һәм оешмалары яшьләр берлеге” иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Һөнәре буенча иң яхшы” бәйгесе үткәрә. Анда оешма һәм предприятиеләрнең яшь белгечләре катнаша ала.
“Татарстан – уртак йортыбыз” фестиваленең Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында 4 ноябрьдә үткән гала-концертында ”Эсперанса” эстрада биюләре ансамбле һәм “Незабудки” хореография төркеме катнашты.
Катнашучы командалар арасында Халыклар дуслыгы йорты кубогы уйнатылды. Чуваш милли-мәдәни берләшмәсе командасы биредә “Дуслык” күпмилләтле командасы белән очрашты. Нәҗтиҗәдә, “Дуслык” җиңүче булды.