Нурлат егетләре армиягә китте

2018 елның 9 ноябре, җомга

Бүген Нурлаттан тагы 14 егет Ватан сагына китте. Аларны хәрби комиссариатта тантаналы шартларда озаттылар. Булачак солдатларга теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов җиткерде. Көзге чакырылышта Нурлаттан 70 егет армиягә алыначак, аларның 30ы хезмәткә чакырылган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International