ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

19 март көнне “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә (Хәммәдиев ур, 19) Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. 8.00дән 15.30га кадәр нурлатлылар Пенсия фондының Нурлат идарәсе белгече, “ТР БТИ”сының Нурлат филиалы юрисконсульты, нотариус, суд приставы һәм адвокаттан түләүсез консультация ала алачак. Алдан язылу өчен тел.: 2-28-24.


12
март, 2019 ел
сишәмбе

Районда быел бөртеклеләрнең мәйданын арттыру күздә тотыла.

Соңгы елларда тирә-як табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсе торган саен әһәмиятлерәккә әверелә бара. Мәктәп урманчылыклары бу планда тәрбияви роль уйнау белән бергә, яшь табигать сакчыларының экологик белемнәрен арттыралар, урманчылык буенча билгеле бер белемнәр формалаштыралар. Шул ук вакытта мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре яшь натуралистларны бу юнәлештә эзләнү-тикшеренү эшләренә җәлеп итә. Һәм, әйтергә кирәк, районыбызда мәктәп урманчылыкларының саны елдан-ел арта бара.

Шул көннәрдә шәһәр гимназиясендә үткән мәктәп урманчылыкларының район слеты да шуңа багышланган иде. Биредә табигатьнең яшь сакчыларын Нурлат урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Галиев, район башкарма комитеты методисты Ольга Тарасова сәламләделәр. Участок лесничийлары тантаналы шартларда биш авыл мәктәбе урманчылыкларының яңа әгъзалары – бу өлкәгә әле яңа гына кушылган укучыларга таныклыклар тапшырдылар. Ә чарага балалар җитди якын килгәннәр: һәр мәктәп урманчылыгын яшел галстуклар, кулларына бәйләгән тасмалар рәвешендәге үзенчәлекле атрибутика аерып торды.

* Бүгенге көндә һәр җирдә мәктәп урманчылыклары оештырыла, чөнки урманнарны торгызу проблемасын илебезнең барлык почмакларында да хәл итү кирәк, – диде Рөстәм Галиев. Ул яшь урманчыларга Нурлат урманчылыгының масштаблары, урман хезмәткәренең функциясе

турында сөйләде. Биредә үк гимназиянең “Ак каен” мәктәп урманчылыгының эшчәнлеген билгеләп үтте һәм аның җитәкчесе Фәнис Гаязовка мәктәп урманчылыкларының “Иң яхшы мәктәп урманчылыгы” Бөтенроссия смотр-конкурсында читтән торып катнашуы өчен Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының Сертификатын тапшырды.

Яз үз көченә керде, димәк, инде бик тиздән туган якларына сыерчыклар кайта башлаячак. Аларның кайтуына мәктәп урманчылыклары алдан ук әзерләнеп куя: технология дәресләрендә сыерчык оялары ясыйлар. Шулай итеп, балалар кечкенәдән бик мөһим нәрсә – табигатьне сакларга һәм кадерләргә өйрәнәләр.

Бүген шәһәрнең 2нче мәктәбендә цифрлы телетапшыруларны кабул итү өчен җиһазларны урнаштыру һәм көйләү буенча өйрәтү курслары башланып китте, аларда 46 волонтер белемнәрен арттырырга теләк белдерде.

Бүген, 12 мартта, тыл хезмәтчәне Ольга Яковлевна Михайлова үзенең 90 яшьлеге белән котлаулар кабул итте.

Быел да Андреевкада язны авыл кешеләре катнашындагы театр тамашасы белән башлап җибәрделәр.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат җирле оешмасы командасы күрү буенча инвалидлар арасында үткән республика ярышларында катнашып кайтты.

Балаларда кече яшьтән ут белән куркынчысыз эш итү культурасы тәрбияләү максатыннан шәһәрнең 73нче янгын-коткару частенда мәктәп укучылары, балалар бакчаларына йөрүчеләр өчен экскурсияләр үткәрелә.


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Егоркино мәктәбендә бәйрәм көннәрендә кызлар һәм егетләр командалары арасында караоке-кичә үткәрделәр.

Кичә, 10 мартта, Биляр Озеро авыл мәдәният йорты мәктәп һәм авыл китапханәсе белән берлектә "Широкая Масленица" бәйрәме үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International