Нурлатта мәктәп урманчылыкларының саны арта

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Соңгы елларда тирә-як табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсе торган саен әһәмиятлерәккә әверелә бара. Мәктәп урманчылыклары бу планда тәрбияви роль уйнау белән бергә, яшь табигать сакчыларының экологик белемнәрен арттыралар, урманчылык буенча билгеле бер белемнәр формалаштыралар. Шул ук вакытта мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре яшь натуралистларны бу юнәлештә эзләнү-тикшеренү эшләренә җәлеп итә. Һәм, әйтергә кирәк, районыбызда мәктәп урманчылыкларының саны елдан-ел арта бара.

Шул көннәрдә шәһәр гимназиясендә үткән мәктәп урманчылыкларының район слеты да шуңа багышланган иде. Биредә табигатьнең яшь сакчыларын Нурлат урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Галиев, район башкарма комитеты методисты Ольга Тарасова сәламләделәр. Участок лесничийлары тантаналы шартларда биш авыл мәктәбе урманчылыкларының яңа әгъзалары – бу өлкәгә әле яңа гына кушылган укучыларга таныклыклар тапшырдылар. Ә чарага балалар җитди якын килгәннәр: һәр мәктәп урманчылыгын яшел галстуклар, кулларына бәйләгән тасмалар рәвешендәге үзенчәлекле атрибутика аерып торды.

* Бүгенге көндә һәр җирдә мәктәп урманчылыклары оештырыла, чөнки урманнарны торгызу проблемасын илебезнең барлык почмакларында да хәл итү кирәк, – диде Рөстәм Галиев. Ул яшь урманчыларга Нурлат урманчылыгының масштаблары, урман хезмәткәренең функциясе

турында сөйләде. Биредә үк гимназиянең “Ак каен” мәктәп урманчылыгының эшчәнлеген билгеләп үтте һәм аның җитәкчесе Фәнис Гаязовка мәктәп урманчылыкларының “Иң яхшы мәктәп урманчылыгы” Бөтенроссия смотр-конкурсында читтән торып катнашуы өчен Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының Сертификатын тапшырды.

Яз үз көченә керде, димәк, инде бик тиздән туган якларына сыерчыклар кайта башлаячак. Аларның кайтуына мәктәп урманчылыклары алдан ук әзерләнеп куя: технология дәресләрендә сыерчык оялары ясыйлар. Шулай итеп, балалар кечкенәдән бик мөһим нәрсә – табигатьне сакларга һәм кадерләргә өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International