Нурлат: спортта чикләүләр юк

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат җирле оешмасы командасы күрү буенча инвалидлар арасында үткән республика ярышларында катнашып кайтты. Ярышлар Бөгелмә шәһәрендә республиканың 8 шәһәр һәм районыннан мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында үткән. Гомуми зачетта Юрий Яковлев, Раил Гыймадиев һәм Мария Кузьмина 4нче урын алсалар да, кәефләрен төшермәгәннәр, чөнки бик күп уңай кәеф алганнар бит. Спортчылар әйтүенчә, ярышлар югары дәрәҗәдә үткән, барлык этапларда да аларны “Бердәм Россия” волонтерлары озата барган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International