Бүген, 11 мартта, Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Мәрбия Гайфулла кызы Галимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Нурлатның иң оста чаңгычыларыннан берсе, СССРның спорт мастеры Радик Ибраһимов бу көннәрдә Норвегиянең Бейтостолен тау-чаңгы курортында узучы Осталар дөнья кубогында катнаша. Кубок 6 марттан башланып китте.
- Көндәшлек бик көчле. 30 километрлы дистанциядә 7нче, 10 километрлы дистанциядә 5нче булып килдем. Хәзер 14ендә узачак 50 километрлы стартка ныклап әзерләнәм, – дип тренировкалар арасында яңалыкларын уртаклашты якташыбыз.
Марафонда уңышлар чаңгычыбызга! Бу теләкләргә барлык нурлатлылар да кушыла.
Нурлат республиканың муниципаль берәмлекләре арасында үтүче “Макулатура тапшырып, агачны коткарып кал!” Бөтенроссия эко-марафонының ярыш эстафетасын кабул итеп алды.
Шул көннәрдә Бикүле мәктәбенең “Елмаю” төркеме “СМС-балалар” наркотикларга каршы проекты кысаларында “Сәламәт әни – сәламәт бала” акциясе үткәрде.
8 март көнне нурлатыллар Самара өлкәсенең Кошки районы Антипкино авылында спорт мастеры Александр Элекин призларына традицион чаңгы ярышларында катнаштылар.
7 март көнне Иске Әлмәт авыл җирлегендә яшәүче барлык хатын-кызларны авыл мәдәният йортына бәйрәм чарасына чакырдылар.
Узган елда икътисади шартлар бик уңайлы булмаса да, Нурлат урман хуҗалыгы җитештерү эшчәнлегендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә алды.
2018 ел Нурлат урманчылары өчен уңышлы булды. Алар үз питомникларында 1000000 данәдән артыграк утырту материалы үстергән.
Кичә Югары Нурлат микрорайоны клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара үтте.
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Нурлатта яшәүче барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.