2019 елга мобиль әзерлек планы буенча, бүген, 14 мартта, районда бердәм мобилизация көне үтте.
Бүген район Советында район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге буенче район комиссиясе утырышы үтте. Анда районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча сораулар каралды.
Бүген, 14 мартта, нурлатлылар видеоэлемтә режимында район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов җитәкчелегендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының телләр буенча законын тормышка ашыру буенча Совет утырышында катнаштылар.
Нурлатта авыл җирендә яшәүче әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр торган саен зуррак популярлык ала бара. Агымдагы елның 2 ае эчендә генә дә республика матди ярдәм үзәгенең 33нче бүлекчәсенә 11 гаилә мөрәҗәгать иткән.
Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов нурлатлыларны кабул итте. Бу юлы аңа кабул итүгә 11 сайлаучы килгән иде.
Бүген район башлыгының урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов Нурлат районының Мамык авылында балалар бакчасы төзелеше белән урынга барып танышты.
Бүген Нурлат районы Советының конференцияләр залында Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов район территориясендә дәүләт программаларының тормышка ашарылуы буенча эшче киңәшмә үткәрде.
Бүгенге көндә Нурлат районында беренче балалары туган 114 гаилә дәүләт пособиесе ала, аның күләме аена 8896 сум тәшкил итә.
Кичә Нурлатта “Россия Студентлар Отрядлары” Яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк җитәкчесе Фәрит Шәяхмәтов һәм аның урынбасары Алия Адиева булып китте.
18 март көнне 9.00дә 15.00гә кадәр, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле, аналоглы һәм цифрлы телетапшырулар сүндерелеп торчак.