Нурлат: район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзерләнә

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Районда быел бөртеклеләрнең мәйданын арттыру күздә тотыла. Ул 37288 гектар тәшкил итәчәк, бу узган елгыга караганда 3273 гектарга артыграк. Аларның 18360 гектары инде көздән чәчеп калдырылган. Районда югары маржиналь культураларга да игътибар зур булачак. Мисал өчен, көнбагышны 9280, шикәр чөгендерен 5400 гектарда игәргә ниятлиләр, рапс 1300 гектарда чәчеләчәк. Барлык эшләрне дә оптималь срокларда башкарып чыгар өчен исә техниканың саны җитәрлек, диләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә. Чәчүгә 16 данә чәчү комплексы чыгарга тиеш, 325 данә трактор (шуларның 73е – куәтле энергияле) исәпләнә. Сабан культураларын чәчүдә максималь тәүлеклек җитештерүчәнлек 2300 гектар булыр дип фаразлана. Бүгенге көндә районның барлык хуҗалыкларында да аларны чәчү эшләренә әзерләү бара. Ремонт эшләренең барышы белән шул көннәрдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә танышып, уңай бәя биреп китте.

Шул көннәрдә Нурлатка эш визиты кысаларында, район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов белән берлектә хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә эш планнары белән танышкан республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов та бурычларның җитди булуын ассызыклады һәм әзерлеккә зур игътибар бирергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International