Иске Чаллы авылында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан әдәби - музыкаль сәгать үткәрделәр.
"Форпост" үзәге отряды әгъзалары "Яшь Гвардия" активистлары белән бергә "Коррупциягә юк" дип аталган фото-флешмобы үткәрделәр. Чара коррупцияггә каршы тору мәсьәләләренә игътибар юнәлтүгә багышланган иде.
25 гыйнварда Нурлатта "Сәламәтлек эстафетасы" проекты кысаларында масштаблы спорт чаралары узачак.
Кичә, 21 гыйнварда, чираттагы җыен тимер юлчылар микрорайонында узды. Анда катнашучылар сорауларын район җитәкчелегенә юллый алды.
Кичә, 21 гыйнварда, Нурлат шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Клавдия Николаевна Валегжанова 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Кичә, 21 гыйнварда, район җитәкчелеге "Нурлат" тимел юл станциясенең хезмәт коллективы белән очрашты.Киңәшмәдә район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре Линар Маняпов һәм Рәфис Хамзин, район башкарма комитетының беренче урынбасары Роберт Газизуллин катнаштылар.
Бүген "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә "Төньяк микрорайоны" бүлекчәсе секретаре Гөлнара Панина гимназия укучысы Ирина Петровага район газетасына әбунә бүләк итте. Ирина - күп кенә олимпиадалар призеры.
Бүген, 21 гыйнварда, ДОСААФ курсантлары һәм призывниклар ГТО тапшырдылар.
ТР Язучылар берлеге рәисе, язучы, драматург, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Данил Салихов һәм якташыбыз, язучы, әдәбият галиме, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Тәлгать Галиуллин районыбызга эшлекле сәфәрләре кысаларында нурлатлылар белән түгәрәк өстәлдә дә катнаштылар.
Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин ТР Язучылар берлеге рәисе, язучы, драматург, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Данил Салихов һәм якташыбыз, язучы, әдәбият галиме, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Тәлгать Галиуллин белән очрашты.