Кичә, 21 гыйнварда, район җитәкчелеге "Нурлат" тимел юл станциясенең хезмәт коллективы белән очрашты.Киңәшмәдә район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре Линар Маняпов һәм Рәфис Хамзин, район башкарма комитетының беренче урынбасары Роберт Газизуллин катнаштылар.
Линар Маняпов чарада катнашучыларны районның социаль - икътисади торышы белән таныштырды. Тимер юл станциясе начальнигы Владимр Школьников 2019 елга йомгак ясады, 2020 елга планнар һәм бурычлар белән таныштырды.