Нурлатта юбилярны котладылар

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә, 21 гыйнварда, Нурлат шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Клавдия Николаевна Валегжанова 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.Билярны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Михаил Белов котлады.

Клавдия Николаевна Чаллы Башы районының Токмаклы авылында туган. 7нче сыйныфны тәмамлаганнан соң Ульян өлкәсенә китә һәм телефонист булып эшкә урнаша. Булачак ире белән дә шунда таныша. 1952 елда  гаилә коалар һәм Нурлатка күченәләр. Клавдия Николаевна почтада бухгалтер булып эшли башлый. Лаеклы ялга 1989 елда тимер юлчылар ашханәсеннән китә. Ул анда мөдир булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International