Нурлатның актив укучыларына бердәмросслар район газетасына әбунә бүләк итте

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә "Төньяк микрорайоны" бүлекчәсе секретаре Гөлнара Панина гимнизия укучысы Ирина Петровага район газетасына әбунә бүләк итте. Ирина - күп кенә олимпиадалар призеры.     

- Безнең җирле бүлекчә районның массакүләм мәгълүмат чаралары белән актив хезмәттәшлек итә, - дип билгеләп үтте партиянең җирле бүлеге башкарма секретаре Ралия Ханеева. "Нурлат-информ"ның ТАССРның 100 еллыгына багышланган проектына кушылып, 20 актив укучыга әбунә бүләк иттек.

Район газетасы халыкка массакүләм мәгълүмат чара. Газетаның яңа номерларында төрле темадагы материаллар басыла.   Алга таба әлеге укучылар район газетасыныд ышанычлы абунәчеләре булыплар дип ышанабыз.                                         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International