Кичә, 21 гыйнварда, чираттагы җыен тимер юлчылар микрорайонында узды. Анда катнашучылар сорауларын район җитәкчелегенә юллый алды.Халык белән очрашуда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, шулай ук оешма - предприятие җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Биредә шәһәрлеләр үзләрен борчыган сорауларны район җитәкчелегенә юллады. Микрорайон халкының сорауларына җавап биргән район башлыгы барлык мөрәңәгатьләр буенча тиешле эш үткәреләчәген хәбәр итте.