Иске Чаллы авылында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан әдәби - музыкаль сәгать үткәрделәр.
Районда Россиядә хәтер һәм дан елына багышланган чаралар үтә. Шул көннәрдә Иске Чаллыда китапханзче Лидия Айуина башлангычында һәм авыл халкы катнашында "Ул шигырь һәм җыр белән көрәшкән" дип аталган чара узды. Чара танылган рус шагыйре Михаил Исаковский иҗатына багышланган иде.