ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бу атнада Г.С.Хөсәенов исемендәге спорт комплексының "Буровик" спортзалында "Светлячок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ГТО спорт комплексының башлангыч нормативларын тапшырдылар.

Нурлат аграр техникум студентлары Россия һәм Татарстан тарихлары буенча белемнәрен тикшерделәр. Чараның инициаторлары - "Яшь гвардия" активистлары.


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Советның зур залында Нурлат муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышыны республика делегациясе - ТРда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР Дәүләт Советынының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр  Гарифуллина катнашында узды.

Кичә Нурлатта "Татар кызы" залыкара конкурсының муниципаль этапы узды. Конкурсны "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге оештырды.  

 

Быел балалары мәктәпне тәмамлаучы әти-әниләр янәдән парта артына утырып, сынау рәвешендә чыгарылыш имтиханы тапшырып карадылар.

ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова мәктәп музейлары җитәкчеләре белән очрашу үткәрде.

Бүген Нурлат районына эш визиты белән ТРда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР Дәүләт Советынының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр  Гарифуллина килделәр.

"Юность" дуэты башкаручылары  җырчылары Аделина Гилячева һәм  София Кандинова Чирмешәндә узган  «Мирас» милли мәдәниятләрнең беренче төбәкара фестивалендә  уңышлы чыгыш ясадылар.

Соңгы елларда куллану төрелмәсендә азык-төлек продуктларын автомат рәвештә бирү аппаратлары аша укучыларны өстәмә туклануны гамәлгә ашыру практикасы киң таралган. Шул ук вакытта сыйфат һәм куркынычсызлык буенча сатыла торган продукция норматив документлар, санитар кагыйдәләр, техник регламентлар таләпләренә туры килергә тиеш.

Мамык авылындагы "Нефтьче" Мәдәният йортының "Славяночка" рус җыры ансамбле Казан шәһәрендә А.В.Котков исемендәге XXIXнчы Республика рус хор музыка фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International