Мамык авылындагы "Нефтьче" Мәдәният йортының "Славяночка" рус җыры ансамбле Казан шәһәрендә А.В.Котков исемендәге XXIXнчы Республика рус хор музыка фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.
Фестиваль талантлы музыкант, халык хоры энтузиасты, "Рус җыры" халык хорына нигез салучы Александр Васильевич Катков истәлегенә багышлап 1991 елдан башлап үткәрелә.
"Славяночка" концерт программасында һәм ТРның Халыклар дуслыгы йортында узган фестивальне тантаналы ябу чарасында да чыгыш ясаган.