Бүген Нурлатка эш визиты белән Казаннан зур делегация килде

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген Нурлат районына эш визиты белән ТРда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР Дәүләт Советынының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр  Гарифуллина килделәр.

Мамык  мәктәбендә мәгариф һәм тәрбия процессы белән танышканнан соң, "Грани" мәдәни -ял үзәгендә гражданнарны кабул иттеләр.Шулай ук балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында да катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International